Гайнетдин Фәлестин президентын Казанга чакыра

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Русия мөселманнары Фәлестин-Израиль низагы булган җирдә кан кою тукталсын өчен дога кыла дип белдерде.

Сишәмбе көнне Мәскәүдә Фәлестин президенты Мәхмүт Габбас белән очрашуда Гайнетдин без күп газаплар кичергән фәлестин халкының язмышы хәл ителүне телибез диде.

Гайнетдин шулай ук Габбасны яңадан Русиягә килгәндә Казанга да тукталырга чакырды.