Башкортстанда 2 бала суга батып үлгән

Башкортстанның Чишмәле районында юка боз өстендә уйнаган 2 бала суга батып үлгән.

Фаҗига 9 апрельдә Түбән Хуҗәт авылында булган.

Бертуган 6 яшьлек малай белән 10 яшьлек кыз 2 метр тирәнлектәге су төбендә табылган.