Мөселманнар тарткалашы - cәяси мәсьәләме?

Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте бу көннәрдә рөхсәт ителгән ислам китаплары исемлеген чыгарды. Анда экстремистик дип саналган ике хезмәт тә бар.
Төркия дин белгече Сәид Нурсиның китаплары тыелган тамга белән федераль исемлеккә кертелгән. 2008 елның апрелендә Русия Югары мәхкәмәсе әлеге авторның идеяләрен алга сөргән Нурчылар оешмасын да ил күләмендә тыйды. Әлбәттә, бу күп кенә мөселманнарда канәгатьсезлек уятты. Һәм алар бу хезмәтләр нигезендә, беренче чиратта дин белгечләре үз фикерләрен әйтергә тиеш иде, диделәр.

Мәскәү мөфтиятенең экспертлар шурасы бу көннәрдә Нурсиның ике хезмәтен расланганнар исемлегендә бастырып чыгарды. Әлеге хәлне Русия юстиция министрлыгының эшче төркеме әгъзасы, Пермь мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин Русия хакмиятен санламау дип атады.

Аның фикеренчә, ачыктан-ачык әлеге хезмәтләрне хуплау Русия хакимиятенә төкерү булып тора.

“Мондый хәлдән соң Русия мөфтиләр шурасы белгечләрен дини китаплар экспертизасы эшенә тарту һич мөмкин түгел”, диде Хуҗин.

Мөселман динчеләре арасындагы тарткалаш Русия җитәкчеләрен, әлбәттә, шатландыра гына. Һәм бу “пычратулар” әледән-әле булгалап тора.

Мәскәү белән Пермь мөфтиятләре арасындагы аңлашылмаучанлыктан Татарстан динчеләре ераграк тору ягында.

Мисал өчен Русия Ислам университетының фән эшләре ректоры урынбасары, берничә китап авторы Рөстәм Батров сүзләренчә, бу дингә кагылмый торган сәяси мәсьәлә.

Ә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла Якъгуб: “Безнең Мәскәүгә дә, Пермьгә катнашыбыз юк”, дип белдерде.

Шулай да аның фикеренчә, Мәскәү мөфтияте әлеге исемлеккә беренче чиратта татар дин эшлеклеләре хезмәтләрен кертергә тиеш булган.

“Миңа аларның карарлары бик сәер тоелды. Чөнки анда барысы да чит ил авторлары китаплары гына кертелгән. Ә менә татар илаһиат классикларының бер генә китабы да юк. Мәсәлән, Әхмәтһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулат, Ризаэтдин Фәхретдин китаплары ни өчендер кертелмәгән. Бу үз каһарманнарыбызга төкереп карау дип әйтергә була”, диде Якъгуб.