Кытай кеше хокуклары планын игълан итте

Кытай халыкара хокук яклаучыларның тәнкыйтен исәпкә алып хокук яклау чаралары планын төзегәнен белдерде.

Ике еллык план хөкүмәткә канунсыз кулга алуларны, азаплауны булдырмаска, азчылыклар, хатын-кызлар, эшсезләр һәм гарип кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Әмма Кытай рәсмиләре коммунистик идеологиягә яраклы халыкны беренче чиратта үзләре турында түгел, ә ил турында уйларга чакырды.