Ягулык тармагы “Газпром”га күчмәячәк

Алексей Миллер

Узган атна ахырында Башкортстанда “Газпром” башы Алексей Миллер булып китте. Аның Башкортстан президенты белән очрашуында ике яклы хезмәттәшлек турында сүз барган.
Төгәл нәрсә турында - хәбәр итмиләр. Соңгы чорда “Система” корпорациясе сатып алган Башкортстанның ягулык-энергетика тармагының кыйммәтле кәгазьләрен арттырып “Газпром”га сата икән дигән хәбәрләр таралган иде. Башкортстан президенты моны кире какты.

“Арттырып сатулар икътисадны күтәрми. Ә инде ягулык тармагын кем алуга килгәндә, безгә барыбер. Иң мөһиме - юньле хуҗа булсын, халыкка әйбәт булсын”, диде ул. Рәхимов ягулык тармагын сатучыларның бик канәгать калуларын да белдерде. Алар кемнәр - монысы хакында ирештермәде.

Әйткәндәй, ягулык тармагын саткан акчаны республиканың һәр кешесенә бүлгән очракта, ул кеше башына 26 мең сум дигән сүз.