Иран-АКШ журналистына каршы мәхкәмә эше башлады

Иран, Американ ватандашы журналист Роһана Саберигә каршы ачылган мәхкәмә эшенең башлануын белдерде. Иран асыллы Американ ватандашы 31 яшьлек журналист гыйнвар аенда шпионлыкта гаепләнеп, төрмәгә утыртылган иде.

Мәхкәмә сүзчесе Алириза Җамшиди, мәхкәмәнең беренче утырышы 13 апрельдә башлануын, хөкемнең кичекмәстәм игълан ителәчәген әйтте.

Иран хөкүмәте, Роһана Саберинең рөхсәт кәгазы булмыйча, хәбәрче булып эшләгәнен алга сөргән иде. Соңыннан аны шпионлыкта гаепләде. АКШ дәүләт департаменты гаепләүнең асылсыз булуын ачыклады.