Башкортстанлылар сәфәрләрдә йөри

Башкортстан парламенты Мари иленә китте.
Сәфәрнең максаты – Мари иле парламентының кануннар чыгару тәҗрибәсен, комитетлар эшен өйрәнү һәм ике республика парламенты арасында килешү имзалау. Башкортстан делегациясе Мари илендәге башкорт диаспорасы белән дә очрашырга җыена.

Башкортстанның сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелегендәге эшкуарлар төркеме Үзбәкстанга китте. Алар икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләрен караячак. Шулай ук Үзбәкстанда яшәүче татар-башкорт диаспорасы вәкилләре белән очрашачак.