Русия Грузиядә НАТО күнегүләренә каршы

Русия НАТОны Грузиядә хәрби күнегүләрне кичектерүне сорый.

Тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу күнегеләр төбәктә болай да авыр булган вазгыятьне тагын да катлауландырачак, дип белдерде.Күнегүләр 6 май-1 июнь көннәре үтәргә тиеш.

Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин бу планны "провокация" дип атады. НАТО күнегүләр турында чәршәмбе хәбәр итте.