15 апрель кичке сәгать 8дә "Ватан" халык-демократик партиясе җитәкчеләре Мөхәммәт Миначев һәм Әскәр Бикбаев фатирларында тентү булды. Тикшерүчеләр бу тентүне Милли Мәҗлес эше белән бәйле булуын әйткән. Миначевның компьютеры, Бикбаевның ноутбугы һәм инглиз телендәге "Әл-Сааләт" ("Дога") дигән китабы алынган. Соңыннан Бикбаевны экстремизмга каршы бүлеккә алып китеп сорау алганнар. Бүген шунда ук сорау алуга Миначев барды.
Миначев һәм Бикбаев мәҗлес әгъзаләре түгел.
Миначев һәм Бикбаев мәҗлес әгъзаләре түгел.