Иҗауда социаль форум ачылды

Җыенда 30 төбәк вәкиле катнаша. “Свобода” радиосы хәбәрчесе әйткәнчә, жомга көнне форумга зал бирелмәячәк дип игълан ителгән. Нәтиҗәдә, чарада катнашучылар, төзелеп бетмәгән бер урында җыелырга мәҗбүр булган. Бинаны милиция әйләндереп алган, берничә кеше кулга алынган, дип хәбәр ителә. Форум эшендә һөнәр берлекләре, пенсионерлар хокукларын яклау оешмалары, яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре катнаша.