Расизмга каршы җыен мөрәҗәгать ясады

Расизмга каршы коференция белдеръенә алкышлар

БМОның расизм турындагы конференциясе расизм, ксенофобия һәм чыдамсызлыкка каршы белдерүне раслады.
Бу белдерү узган атнада 189 ил тарафыннан килешенгән белдерүдән аерылмый диярлек.

Узган атнадагы белдерү бераз кыскартылып аның бәхәсле өлешләре төшереп калдырылган.

Анда Израил телгә алынмый һәм диннәрне ирекле тәнкыйтьләүгә чикләр куелмый.

Кайбер көнбатыш илләре бойкот игълан иткән коференциядә дүшәмбе Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Израилны расизмда гаепләгәннән соң күп кенә көнбатыш илләре вәкилләре аннан чыгып китте.

Your browser doesn’t support HTML5

Әхмәдинеҗат Женева җыенында 20.04.2009



Европа Берлеге бүгенге мөрәҗәгатендә Әхмәдиниҗатның гаепләүләрен кискен кире кагуын, әмма Женевадагы бу конференциядә эшчәнлеген дәвам итәчәген белдерде.

Иран тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Хәсән Гашгавый БМО генераль секретаре Пан Ги Мунның Әхмәдиниҗатка җавабын тарафсыз түгел һәм берьяклы дип тәнкыйтьләде.

Пан Ки Мун
Пан Әхмәдиниҗатның чыгышын "гаепләү, каршы кую һәм хәтта провокация" дип хөкем итте.

Конференция дүшәмбе ачылганга кадәр үк Европа Берлегенең кайбер илләре һәм АКШ җыенда Израилга дошман илләр өстенлек алыр дип анда катнашмаячакларын белдерде.