Нократ Аланында эшчеләр урамга чыкты

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә Калашников автоматлары һәм танкка каршы кораллар чыгаручы Молот хәрби җитештерү ширкәте эшчеләре мининг үткәрде.

Эшчеләр 5 айдан артык алынмаган хезмәт хакларын таләп итә.

Ширкәт аларга барлыгы 100 миллион сумнан артык хезмәт хакы бурычын түләмәгән.

Бурычның бер өлешен азык-төлек белән түләү турында карар чыгарылган.

Бурычлар түләнмәгән очракта эшчеләр яңа ризасызлык чарасы үткәрү белән яный.

25 апрельдә ширкәтнең мөдирләр шурасы утырышы үтәчәк бина каршында алар пикет уздырырга җыена.