Урал Рәхимов Башнефть җитәкчелегеннән китте

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовның Башнефть ширкәтендәге баш мөдир вәкаләтләре 21 апрельдә вакытыннан элек туктатылды.

2 атна чамасы элек Башкортстанның ягулык-энергетика тармагын сатып алган Система холдингы вәкиле Олег Николаев әйтүенчә, Рәхимов вазыйфасыннан үз гаризасы нигезендә киткән.

Николаев шулай ук республика ягулык-энергетика тармагы җитәкчелегендә якын арада башка үзгәрешләр көтелмәвен дә белдерде.

Салымнардан качуда гаепләнгән Уфанефтехим ширкәте баш мөдире Виктор Ганцев та әлегә үз урынында кала.

Башнефтьнең яңа баш мөдире итеп Николай Граханцев сайланды.