Ислам университетында — экстремист китап

Уфаның Ислам университетында экстремист эчтәлекле китап табылган.
Башкаланың Ленин районы прокуратурасы һәм иминлек хезмәтләренең берлектә үткәрелгән тикшерүендә уку йортының китапханәсеннән Сәид Нурсиның “Рисале-и Нур” хезмәтеннән “Кыска сүзләр” исемле китабы табылган.

Бу китап Русиянең югары мәхкәмәсе тарафыннан узган елның 10 апрелендә экстремист эчтәлекле дип табылган иде. Тыелган китап алынган, уку йортының җитәкчеләре зыян күрмәгән.