Пакстанда Талибан Сват үзәнлегенә чигенә

Пакстандагы Талибан җитәкчелеге үз сугышчыларына илнең төньяк-көнбатышындагы Бунер районыннан Сват үзәнлегенә чигенергә кушуы турында белдерде.

Сугышчылар вәкиле әйтүенчә, Талибанның хәрби җитәкчесе Фазлулла үз сугышчыларына Бунер районыннан чигенергә кушкан.

Хөкүмәт көчләре белән Талибан арасында 2 ел чамасы дәвам иткән бәрелешләр февраль аенда хөкүмәтнең Сват үзәнлегендә шәригать кануннары кертүгә ризалашуы белән тукталган иде.

Әмма соңгы көннәрдә Талибан башкала Исламабадтан 100 чакрымдагы Бунер районына үз сугышчыларын кертте.