Башкорстанда шартлаткыч табылган, дип хәбәр ителә

Уфа – Башкорстанда милиция хезмәткәрләре бер ташландык йортта шартлаткыч табулары турында хәбәр итә. Аммонит исемле шартлаткыч 3 зур капчыкта сакланган, дип хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу сакланма Беларет районы Тукан авылында Совет урамында урнашкан бер ташландык йортта табылган.

Милиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре башлаган.