Оппозиция Сочида сайлау нәтиҗәләрен танымый

Сочи шәһәр башлыгын сайлауда 77% тавыш белән Бердәм Русия намзәте Анатолий Пахомов җиңде, дип хәбәр ителә.

Оппозиция намзәте Борис Немцовның сайлау штабы тавыш бирү вакытында күп санлы хәрәмләшүләр булганын белдерә һәм тавышларны кабат санауны таләп итәргә җыена.

Коммунистлар намзәте Юрий Дзагания тавыш бирүнең сәхнәләштергән бер чара булганын һәм Пахомовның алдан ук Сочи мэры урынына билгеләнгәнен әйтте.

Сочи үзәк сайлау комиссиясе шикаятьләрне 5 көн эчендә караячак. Тавыш бирүгә халыкның 38% килгән.