Алматыда Үзәк Азия башлыклары җыелды

Алматыда Үзәк Азия илләре президентларының саммиты үтә.

Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан җитәкчеләре очрашуының төп максаты – төбәктәге суны куллану тирәсендәге бәхәсләрне чишү. Шулай ук сүз ягулык иминлеге һәм Әфганстандагы халыкара хәрби көчләргә йөк ташуда АКШ белән хезмәттәшлек турында да бара.

Саммитта Русия катнашмый.