Әфганстанда алман хәрбие һәлак булды

Германия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Әфганстандагы Германия гаскәрләренә булган ике һөҗүмдә 1 хәрби һәлак булган, кимендә 9 хәрби яраланган.

Һөҗүмнәр чәршәмбе көнне Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмаерның илгә сәфәре вакытында булды. Министр Талибан һөҗүмнәре Германия гаскәрләренең Әфганстандагы миссиясеннән баш тартуына китермиячәк, дип белдерде.

2002 елдан бирле Германия Әфганстанда 32 хәрбиен югалтты.