8 ил Европа Берлегендә әгъзалыкның 5 еллыгын билгели

1 майда Европа Берлегенең яңа әгъзаләре – Польша, Маҗарстан, Чехия, Словакия, Словения, Литва, Латвия, Эстония, Мальта һәм Кыпрыс берлеккә керүнең 5 еллыгын билгелиячәк.

Көнчыгыш Европаның тагын ике иле Романия һәм Болгарстан берлеккә 2007 гыйнварында керде.

Берлектә әгъзалыкның 5 еллыгы Европа кыйтгасының бүленешенә китергән башка зур тарихи вакыйгалар белән бергә туры килде. Быел икенче дөнья сугышы башлануга 70 ел һәм Берлин дивары җимерелүгә 20 ел тула.