НАТО Русия дипломатларын куды

Дмитрий Рогозин

Күзләүдә шикләнелгән ике дипломатның куылуын Русиянең НАТОгы вәкиле Дмитрий Рогозин провакация дип атады һәм рәсми Мәскәүнең моңа "тиешле җавап" бирәчәген белдерде.
Русия дипломатларының куылуы турында беренче булып Британиянең Financial Times басмасы хәбәр итте. Гәзит моны Мәскәү файдасына күзләү белән шөгыльләнгән өчен 12 ел төрмәгә утыртылган бер эстон рәсмие эше белән бәйләде.

Куылган дипломатларның берсе Виктор Кочуков Русиянең НАТО вәкиллегендә баш киңәшче, икенчесе – Василий Чижов атташе булып эшләгән . Василий – Русиянең Европа Берлегендәге вәкиле Владимир Чижов улы.

Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин моны провакация дип атады: "НАТОның бу карарын провакация дип бәялим. Ул безнең ирешелгән килешүләрне һәм киләчәккә планнары бозуга юнәлтелгән."

Рогозин сүзләренчә, бу карарны җиткерү өчен НАТОның генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер аны үзенә чакыртып алган һәм бу ике хезмәткәрнең "дипломатларга хас булмаган күзләү эшчәнлеген" алып баруын әйткән. Ул шулай ук соңгы вакытта Русиянең альянс оешмаларында күзләү эшләрен әүземләштереп җибәрүен белдергән.

"Схефферның бу дәлилләре чынбарлыкка туры килми. Безнең дипломатлар фәкать дипломатик эшчәнлек алып бара, - диде Рогозин. – Көнбатышта кемгәдер Русиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрнең яхшыруы ошамый, кемдер моңа аяк чалырга тырыша. "

Аралар җайлана башлаган чак иде

Шушы җәнҗал Русиянең НАТО һәм Кушма Штатлар белән мөнәсәбәтләренең берничә ел салкынлыктан соң җайлана башлаган чорына туры килде. Вашингтон Мәскәү белән мөнәсәбәтләр "төймәсен сүндереп-яндырырга" тәкъдим итте. Американ президенты Барак Обама апрель аенда Лондонда Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты.

Русиянең ике дипломатын куу карары чәршәмбедә кабул ителгән. Ул көнне НАТО һәм Русия рәсмиләре илчеләр дәрәҗәсендәге сөйләшүләрен яңартты. Бу сөйләшүләр 8 ай элек Грузия сугышы аркасында туңдырылган иде.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары Русия дипломатларының куылуын эстон рәсмие Һерман Сим эше белән бәйләде. Эстония саклану министрлыгының элекке хезмәткәре НАТО турындагы яшерен мәгълүматларны Русиягә тапшыруда гаепләнеп, февраль аенда 12 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Рәсми Мәскәү НАТОның соңгы адымына "тиешле җавап" бирәчәген белдерде. Бу җәнҗал ике арада җайланып килгән хезмәттәшлеккә зыян китерерме, әлегә әйтүе кыен. Соңгы вакытта тарафлар пиратлык һәм Әфганстан сугышы кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итә башлаган иде.

19 майда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров НАТО илләре министрлары белән очршырга тиеш.

Мәскәү җавабы нинди булыр, Рогозин әлегә ачыкламады, бары тик ул "бар якны да үлчәп, аек акыл" белән ясалачак диде. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне Русиянең югары җитәкчелеге хәл итә.