Грузия хәрби базасындагы фетнә тәмамланды

Президент Саакашвилиның фетнәчеләр белән сөйләшүеннән соң, алар коралларны ташлады, дип хәбәр итте саклану министрлыгы вәкиле.

Хакимиятләр, бу фетнә иртәгәгә билгеләнгән НАТО хәрби күнегүләренә комачаулау максатында оештырылган, дип белдерә. Рәсми Тифлис бу чараны оештыруда Русияне гаепләде.

Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин исә шушы гаепләүләрне "абсурд" дип атады. Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкилләре дә Мәскәүнең фетнә артында торуы турындагы хәбәрләрне кире какты.

Грузия оппозиция вәкиле Давид Гамкрелидзе бу вакыйганы “театрләштерелгән бер тамаша” дип атады.

Ул шушы вакыйгалар аркасында, президентның вазыйфадан китү таләбе белән үткәреләчәк каршылык чараларын, аерым алганда юлларны ябу акциясен кичектерү турында хәбәр итте.