Фәрит Мөхәммәтшин җиде миллион сум акча эшләгән

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган ел җиде миллион сум акча эшләгән. Спикерның кереме бер ел эчендә бер миллион 800 мең сумга арткан.

Мөхәммәтшинның җәмәгате ике миллион сумга якын акча эшләгән.

Декларациядә парламент башлыгының ГАЗ-21 машинасы, җир кишәрлеге, ике өе бар һәм фатирларының өчтән бер өлеше аңа карый диелә.