Кабарда-Балкарда 3 сугышчы үтерелүе хәбәр ителә

Кабарда-Балкар республикасында милиция белән атышта 3 сугышчы үтерелде дип хәбәр ителә.

Хакимиятләр әйтүенчә, ул 3 кеше якшәмбе башкала Налчиктан төньяк-көнбатыштагы Баксан районында машинада барганда туктатылган.

Милиция кулга алырга теләгәч, алар ут ачкан.

Хакимиятләр әйтүенчә, атыш вакытында машинадагы бомба шартлап андагы 3 кешене үтергән.