Молдова парламенты президентны 20 майда сайлый

Молдова парламенты хакимияттән китүче президент Владимир Воронин урынына яңа президент сайлау көне итеп 20 майны билгеләде.

Киләсе атнада парламентта үтәчәк тавыш бирүдә президент булып сайлану өчен 101 урынлы парламентта 61 тавыш җыю зарур.

Коммунистларның парламентта 60 вәкиле бар.

Коммунистлар фиркасе җитәкчесе, конституция нигезендә өченче мөддәткә сайлана алмаучы Воронин сишәмбе яңа парламент рәисе итеп сайланды.