Канн фильм фестивале башлана

Франциядә дөньяның иң зур һәм иң дәрәҗәле фильм бәйгесе Канн фильм фестивале ачыла.

Төп бәйгедә 20-ләп фильм, шул исәптән Куентин Тарантиноның һәм Педро Алмодоварның яңа әсәрләре катнаша.

Моннан тыш төп бәйге читендә тагын йөзләрчә фильм күрсәтеләчәк.

Канн фильм фестивале 24 майда тәмамлана.