Әндиҗан вакыйгаларына 4 ел

Әндиҗан вакыйгаларына 4 ел тулганда, халыкара кеше хокуклары оешмалары Европа парламентына аны бәйсез тикшерүне сорап ачык хат юллады.
Дөньядагы кеше хокуклары торышын күзәткән халыкара Амнистия оешмасы, Европа парламентына ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьтә Әндиҗанда фаҗигага халыкара бәйсез тикшерү уздыру өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк дип әйтелгән.

Фаҗигадә исән калган кешеләрнең күрсәтмә һәм аңлатуларына нигезләнеп, халыкара Amnesty İnternational һәм Human Rights Watch оешмасы, Үзбәкстан хөкүмәт көчләренең гади халыкны утка тотуын һәм нәтиҗәдә йөзләгән кешенең һәлак булуын белдереп килә.


Халыкара Амнистия оешмасының 12 май көне Европа Берлегенә юллаган ачык хатында, Үзбәкстан хөкүмәтенең Әндиҗан вакыйгаларыннан соң үз ватандашлары хокукын кысуын дәвам итүен белдерә.

Оешма җибәргән ачык хатта: “29 майда Үзәк Азия рәсмиләре һәм Европа Берлеге арасында министрлар дәрәҗәсендә узачак очрашуда, Берлек рәсмиләре Үзбәкстан хөкүмәтенә, Әндиҗан фаҗигасенә карата җәмәгатьчелекнең ризасызлык күрсәтүен билгертергә тиеш ”, диелә.

Amnesty İnternational төркеменең Европа Берлегендә тышкы сәятсәт белгече Давид Николс, хатның җибәрелү максатын болай аңлатты.

"Әндиҗан фаҗигасы турында бәйсез тикшерү үткәрү таләбе, яңа әйбер түгел. Ул 2005 елда ук Европа Берлегенең Ташкенткә чикләүләр кертүе вакытында искәртелгән иде. Ләкин Европа Берлеге бу чикләүләрне гамәлдән чыгарганда бу таләп турында кабатлап тормады. Бу тема читтә калган иде. Шул уңайдан без Европа рәсмиләре белән сөйләшкәндә, тикшерү уздыру таләбәнең җавапсыз калуына борчылу белдерүебезне әйттек. Без Берлектән, Үзбәкстан белән мөнәсәбәтләрдә бу мәсьәләне күз алдында тотуын сорадык ", диде.



Моннан нәк 4 ел элек Әндиҗанда булган вакыйганы хөкүмәт, "бер төркем җинаятьче һәм террорчының хөкүмәт кануннарына каршы чыгуын бастыру гамәле" буларак атый.

Рәсми Ташкент бу вакыйганы илнең эчке масьәләсе дип саный һәм халыкара тикшерү уздыруры таләбен катгый каршы чыга.

2005 елда узган Әндиҗан вакыйгаларыннан соң, Европа Берлеге бәйсез тикшерү уздыру таләбен кире каккан Үзбәкстанга каршы чикләүләр керткән иде.

Берлек карары белән Әндиҗандагы вакыйгаларда җаваплы булган 12 хөкүмәт вәкиленең Европага керүенә чик куелган һәм ике арада хәрби корал сату туктаган иде.

Ләкин Берлек, Үзбәкстанның "кеше хокуклары" өлкәсендә илдә үлем җәзасын гамәлдән чыгаруына кайтаваз буларак, үзбәк рәсмиләренә Европага сәяхәт итү чикләвен бетерергә килеште. Ләкин элек куыелган таләпләр телгә алынмады.