Израил премьеры Үрдүн патшасы белән очрашты

Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу Үрдүн патшасы Габдулла белән очрашты.

Израил рәсмие әйтүенчә, очрашу Үрдүннең Кызыл диңгез буендагы Акаба шәһәрендә булган.

Бу атнада Нетаньяһу Мысыр президенты Хөсни Мөбәрәк белән дә очрашкан иде.

Киләсе атнада ул Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама белән сөйләшәчәк.

Мысыр белән Үрдүн Вашингтон кебек үк бу низагъны Фәлестин дәүләте төзү аша чишәргә чакыра.

Нетаньяһу әлегә Фәлестин дәүләте төзү мөмкинлеге бирү вәгъдәсеннән тыелып килә.