Күвәйт парламентында хатын-кызлар да булачак

Күвәйттә үткән парламент сайлавының рәсми нәтиҗәсенә караганда, Фарсы култыгындагы нефтькә бай бу мөселман иленең парламентына 4 хатын-кыз сайланган.

Моңарчы Күвәйт парламентында хатын-кызларның булганы юк иде.

Шимбә көнне үткән сайлауда 50 урынлы парламентка керү өчен барлыгы 16 хатын-кыз намзәт көрәште.

Моңарчы анда хатын-кызлар парламентка керү өчен 2 мәртәбә көрәшеп карады, әмма берсе дә сайлана алмаган иде.

Бу сайлау патша гаиләсе билгеләп куйган хөкүмәт белән парламент арасында каршылыклар нәтиҗәсендә март аенда парламент таратылу сәбәпле үткәрелде.