Гыйракта киләсе сайлаулар 2010 елда үтәчәк

Гыйракта гомум сайлаулар 2010 елның 30нче гыйнварында булачак. Бу көнне илнең Югары мәхкәмәсе билгеләде. Депутатларның эш мөтдәтләре турында бәхәс килеп чыккач, парламент рәисе әс-Самарраи мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән булган.

Гыйракта соңгы парламент сайлаулары 2005 ел ахырында үткәрелегән иде. Әмма сәяси каршылыклар аркасында парламентың беренче утырышы 2006 елның мартында гына узды.