Иркутски өлкәсендәге район башлыгы эзләүгә куелды

Иркутски өлкәсенең Слюдянски районы башлыгы Василий Сайков бар ил буйлап эзләнәчәк. Тикшерүчеләр Сайков һәм аның урынбасары Хәсән Рамазанов район Думасы депутаты һәм эшмәкәр Александ Бабученконың үтерелүенә бәйле дип шикләнә. Үткән елда Иркутски мәхкәмәсе аларны аклады, әмма Русия Югары мәхкәмәсе бу карарны көченнән чыгарды. Хәзер бу эшне яңа мәхкәмә карый. Сайков бүгенге утырышка килмәгән.