Думада "Безнең яңа мәктәп" карала

Бүген Русия Думасында “Безнең яңа мәктәп” дип исемләнгән кануный инициативага багышланган парламент тыңлаулары үтәчәк. Анда Татарстан Дәүләт Шурасының фән-мәгариф, милли мәсьәләр комитеты депутатлары, Татарстан мәгариф министрлыгы белгечләре, Татар хуманитар университеты укытучылары чакырылган.

Русия төбәкләре тыңлауларны видеоконференция аша карый алачак. Татарстан Дәүләт Шурасында да бүгенге тыңлауларны карап булачак.