Быел 100 меңннән артык мигрант эшсез калган

Федераль миграция хезмәте рәисе урынбасары Михаил Тюркин, ел башыннан санаганда Русиядә йөз меңнән артык хезмәт мигранты эшсез калды, дип белдерде. Аларның күбесе, 60% артыгы, төзелеш өлкәсендә эшләгән булган.

2008 ел ахырында миграция хезмәтенә, эштән куылуы турындагы кәгазьләр гаддәгедән 3 тапкырга күбрәк килгән, диде миграция хезмәте вәкиле.

Быел чит ил мигрантларына 400 меңләп эш рөхсәте бирелгән. Бу үткән 2008 ел белән чагыштырганда 30% азрак, дип әйтте Тюркин.