Пхеньян атом сынавыннан соң 3 ракета сынаган

Төньяк Корея җир астында уңышлы атом сынавы үткәргәнлеген игълан итте.

Пхеньянның рәсми хәбәр агентлыгы әйтүенчә, сынау илнең үз-үзен саклау мөмкинлекләрен арттыру максатында үткәрелгән.

Шартлау көче Төньяк Кореяның 2006 елгы беренче сынавындагыдан көчлерәк булды диелә.

Русия саклану министрлыгы әйтүенчә, шартлау көче 10-20 килотонна булган. 2006 елда шартлау 1 килотоннадан да кимрәк иде.

Көньяк Кореяның Йонһап хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Төньяк Корея бүген шулай ук 3 кыскаара ракета сынавы да үткәргән.

Йонһап бу турыда тәфсиллерәк мәгълумат бирми, хәбәр чыганагын дә әйтми.

Көньяк Корея хәрбиләре күзләү мәнфәгатьләрен истә тотып бу хәбәрләрне раслаудан баш тартуын белдерде.