Пхеньян Сеулга көч куллану белән яный

Төньяк Корея Корея ярымутравында 1950-53 еллардагы сугышка чик куйган атышларны туктату килешүен үтәргә моннан ары мәҗбүр түгеллеген белдерде.

Төньяк Корея белдерүендә, әгәр дә Пхеньян кораблары читкә ракеталар яки күпләп үтерү кораллары чыгаруны туктату максатындагы халыкара көчләр тарафыннан туктатылса һәм тентелсә, каты хәрби һөҗүм белән җавап биреләчәге әйтелә.

Көньяк Кореяның киңкүләм мәгълумат чараларында Пхеньян бомба ясарлык дәрәҗәдә плутоний баету эшен яңарткан булырга мөмкин диелә.