Дуңгыз кизүе белән авырган беренче русияле савыккан

Мәскәүнең йогышлы авырулар хастаханәсеннән дуңгыз кизүе белән авырган беренче русияле чыгарылган.

Табиблар әйтүенчә, бу яңа авыруны Кушма Штатларда эләктергән 28 яшьлек югары уку йорты укытучысы тулысынча сәламәтләнгән һәм башка кешеләргә куркыныч тудырмый.

Дәваланган кеше үзен яхшы хис итүе турында белдерә.

Хастаханәдә ул 7 көн булган.