Индонезия илчесе килде

27 май Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика йортында Индонезиянең Русиядәге илчесе Хәмид Авалудин белән очрашты.
Индонезия илчесе Уфага “Газ, нефть, технологияләр - 2009” халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен килгән. Очрашуда ике яклы икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсе тикшерелгән. Индонезия ягын нефть һәм газ эшкәртү, Уфаның нефть техник университетында студентларын укыту кызыксындыра.