Әскәр Бикбаев Чаллыга сорау алуга алып кителгән

Мәскәүдәге Ватан халык-демократик фиркасе активисты Әскәр Бикбаевның Милли Мәҗлескә бәйле җинаять тикшерүендә шаһит буларак сорау алуга Чаллыга алып кителүе турында хәбәр ителә.

26 майда, кичке сәгать 5-тә Бикбаевның өенә аны Чаллыга сорау алуга алып китү турында тикшерүче карары белән Чаллыдан 2 иминлек хезмәткәре килгән.

15 апрельдә "Ватан" җитәкчеләре Мөхәммәт Миначев һәм Әскәр Бикбаев фатирларында шул ук җинаять эшенә бәйле тентүләр булып, аларның компьютерлары һәм кайбер китаплары тартып алынган иде.