Сабантуйлар гөрли

Башкортстанда Сабантуйлар башланып китте.
Бу атна азагында, ял көннәрендә республиканың дистәдән артык районында милли бәйрәм гөрләячәк. Уфада да 30 май көнне Сабантуй үтә - яшьләр сабан туе. Мондый Сабантуй Уфада әле беренчегә оештырыла.

Яшьләр Агыйдел елгасы буенда, Ташкичү яры дигән урында Сабантуй оештырып, рәхәтләнеп ял итәргә булды. Бәйрәмне Башкорт милли оешмалары үткәрә.