Мортаза Рәхимов хакимият фиркасен тәнкыйтьли

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов “Московский комсомолец” газетасына биргән әңгәмәдә, Русиядә Үзәк хакимият төбәкләр үсешенә чамадан тыш тәэсир итә, дип белдерде.

"Бөтен нәрсә өстән тагыла, үзәкләштерү Советлар заманыннан да көчлерәк. Җирле җитәкчеләргә ышанмау, хөрмәт итмәү сәясәте үткәрелә. Минемчә, федераль оешмаларның төбәк бүлекләре җитәкчеләрен читтән килгәннәр белән алмаштыру дөрес түгел дип саныйм", дип әйтә ул.

Рәхимов, Русиядә бер генә фирканең хакимияттә торуына да тәнкыйть белдерә, ул Британия һәм Америкада кебек ике фирканең идарә итүен яклый.