Дагыстанда эчке эшләр министры атып үтерелгән

Дагыстанда Эчке эшләр министры Адилгәрәй Мөхәмәдтаһиров үтерелгән. Аны ерактан торып снайпер үтергән дип уйланыла. Аны эзлиләр.

Табиплар хәбәр иткәнчә, Мөхәмәдтаһиров йөрәге тирәсендәге ярадан үлгән.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Эчке эшләр министрлыгының салым тармагын караучы җитәкчесе дә яраланган.