Европа парламентына уңчылар сайланды

Европа Берлеге илләрендә үткән парламент сайлавында күпчелек тавышларны уң һәм урта уң көчләр алды.

Европа парламентында иң күп урынны (736 урынның 265) Европа халык партиясе вәкилләре алды. Икенче урында социалистлар (184).

Урта уң көчләр иң зур уңышка Британия, Испания, Италия, Польша һәм Маҗарстанда иреште.

Маҗарстан һәм Нидерландта шулай ук үтә уң көчләр күп тавыш алды.

Европа парламентына сайлауга Европа буйлап уртача халыкның 43% килде.