Русия Финляндия дипломатын куа

Русия Петербурдагы фин консуллыгы дипломаты Симо Пиетиляйненның илдән куылуы турында хәбәр итте. Финляндия илчесе Матти Анттонен Русиянең эчке эшләр министрлыгына чакыртылды.

Пиетиляйнен Финляндия ватандашы Пааво Салоненга 6 яшьлек улы Антон Салоненны Русиядән анасы рөхсәте булмыйча канунсыз алып чыгуда гаепләнә. Баланың атасы улына Русия ватандашлыгының канунсыз бирелүен белдерде. Антонның анасы - Русия ватандашы.

Русиядә Пааво Салоненга каршы баланы урлауда гаепләп җинаять эше ачылган.