Давыллар котыра

Соңгы көннәрдә республикада давыллар котыра.
Узган ял давыл Уфа районының Дмитриевка авылындагы ике катлы тулай торакның түбәсен очырган. Түбә янәшәдәге ихатада торган бер машина өстенә килеп төшкән. Кеше фаҗигаләре юк. Коткаручылар иң көчле давыллар 9 июнь булачак дип, халыкны саклык чарасы күрергә чакыра.