Баррозу Европа комиссиясе рәисе булып калырга тели

Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэль Баррозо бу вазыйфада тагын 5 ел калырга теләк белдерде. Бу хакта ул бүген Брюссельдә узган матбугат очрашуында әйтте.

Консерватив көчләр вәкиле Португалиянең элекке премьер-министры Баррозу Европа шурасының башкарма хакимияте булган Европа комиссиясе рәислегенә 2004 елның ноябрендә сайланды.

Европа парламентына сайлауда урта уң көчләрнең күпчелек тавышларны алуы Баррозуның яңадан сайлану ихтималын арттыра, дип фаразлана.