Уйгыр тоткыннары Палау дәүләтенә җибәрелә

Тын океанындагы Палау дәүләте Гуантанамодагы 17 уйгыр тоткынын вакытлыча үзенә алырга ризалык бирде. Бу хакта аңа АКШ мөрәҗәгать иткән булган.

АКШ хакимиятләре бу кешеләрдән "дошманлыкта" гаепләү алынган, дип белдерде.