Дуңгыз кизүе эпидемия дип игълан ителде

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы дуңгыз кизүенең таралуын эпидемия дип игълан итте. A (H1N1) вирусы Азия, Европа һәм Америкада тарала.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, бу чир белән авыручылар саны 74 илдә теркәлгән.

Бу соңгы 40 елда оешма тарафыннан эпидемия дип игълан ителгән беренче вирус.