Донецки шахтасында 12 кеше үлгән

Украинаның Донецки өлкәсендәге Скочински ташкүмер шахтасында каза корбаннары саны 12-гә җитте. Бер күмерченең язмышы әлегә билгесез.

Бу турыда Интерфакс агентлыгына Украина рәсмиләре белдергән.

8 июньдә шахтаның бер өлешендә газ чыккан. Каза урынында 51 шахтер булган.

30-дан артык кешенең сәламәтлегенә зыян килгән һәм алар хәзер хастаханәдә ята.

Дәүләт карамагындагы бу шахта иң куркынычлы шахталарның берсе санала.

1998 елда бу шахтада каза нәтиҗәсендә 64 кеше һәлак булган иде.