Сүрия АКШның Якын Көнчыгыш сәясәтен хуплый

Сүрия АКШның Якын Көнчыгыштагы дипломатик тырышлыкларына хуплау белдерде.

Дәмәшктә Сүрия президенты Башар әл-Асад АКШның махсус вәкиле Дҗордҗ Митчелл белән очрашканнан соң Сүрия мәгълүмат чаралары төбәктә тынычлык урнашачагына өмет белдерде.

Митчеллның Сүриягә сәфәре - АКШ президенты Барак Обаманың Израил-фәлестин сөйләшүләрен яңарту сәясәтенең чираттагы адымы иде.