Төньяк Осетиядә милиция хезмәткәре яраланган

Төньяк Осетия белән Ингушетия чигендә милиция постына ут ачылган һәм юлда сак тору хезмәткәре яраланган.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, ут якындагы урманнан ачылган. Һәм ул Төньяк Осетия милиционерларына һәм хәрбиләргә юнәлгән булган.